Журналистларга — бюджет урыннар, хезмәт хаклары арту һәм вузларны берләштерү нәтиҗәләре — И.Гафуров интервьюсында

Яңа уку елында Казан федераль университетының журналистика факультетында бакалавриат һәм магистратурада көндезге бүлектә уку өчен 16 бюджет урыны ачылачак. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров хәбәр итте.

“Быел журналистика факультетында бакалавриат һәм магистратурада бары тик читтән торып укулар өчен генә бюджет урыннары бар иде. Киләсе уку елына бакалавриат һәм магистратурада көндезге бүлектә уку өчен 16 бюджет урыны алдык. Читтән торып уку бүлеге алдан ук база белеме булган кешеләр өчен исәпләнгән. Алар белгечлек буенча эшли һәм үз квалификацияләрен күтәрә. Аннары нигәдер ул беренче белем алуга әйләнде”, — диде спикер.

Ректор КФУ өчен бюджет урыннарын ел саен федераль үзәк билгеләвен дә әйтте.

Илшат Гафуров белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга мөмкин. Видеоны “Татар-информ”ның  YouTube каналында күреп була.

Шунда ук Илшат Гафуров Казанның югары уку йортларын Казан (Идел буе) федераль университетына берләштерү югалтуларсыз узды дип исәпли.

И. Гафуров әйтүенчә, берләштерү барышында Казан университеты ректорының фән, белем бирү һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары үз вазифаларында калган. Моннан тыш, берләштерелгән югары уку йортлары урынында булдырылган институтларны элеккеге ректорлар җитәкли. Институтлар – ул университетның иң зур структура бүлекләре. Алар бер үк факультетларны берләштерү юлы белән туган.

Шулай ук Илшат Гафуров «Казан федераль университетында укытучылар өчен база хезмәт хакы 1 ноябрьдән артачак,» — диде.

“Укытучыларга база хезмәт хакын күтәрәчәкләр. Күптән түгел без аны 5 процентка арттырдык, 1 ноябрьдән хезмәттәшләр яңача исәпләнгән хезмәт хакы алачак. Ул төбәк буенча уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр югары”, — диде спикер.

Илшат Гафуров югары уку йортында профессорларның хезмәт хакы нефтьчеләрнекенә караганда югарырак диде. Төгәл саннар кызыксындырган кешеләргә уку йортының рәсми сайтында мәгълүмат булуын әйтте.

Шулай ук ул матбугат чараларындагы мәгълүматны  һәм миллионнар алалар дигән сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

“Безне матбугат чаралары гел тәнкыйтьли. Ректор миллион сум, ә укытучылар 20 мең сум хезмәт хакы ала диләр. Андый хезмәт хакы юк. Беренчедән, ректор беркайчан да миллионнар алмады. Болар барысы да уйдырма. Ректорның хезмәт хакы министр белән еллык килешү буенча коллективның уртача хезмәт хакыннан чыгып куела”, — дип сөйләде Илшат Гафуров.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.