Журналистны аяклары ашата, әмма…

Университетыбыз көннән-көн матурлана бара. Моны үзебез дә күреп торабыз. Үз эшендә професионаллар булган журналистлар булдыру өчен бездә менә дигән шартлар тудырылган. Күптән түгел, “Каурый каләм” җиңүчеләренә экскурсия үткәргән вакытта, моңа тагын бер кат инандым. Мини-студияләр, шоу-румнар, тагын бик күп нәрсәләр – барысы да студентлар өчен. Укы гына. Монда, әлбәттә, директорыбыз Леонид Григорий улы Толчинскийның күрсәткән хезмәте зур.

Әмма, минемчә, безгә җитеп бетмәгән бер нәрсә бар. Ул да булса студентлар өчен ашханә. Ник  дисәң, бинабызда торган автоматлар файдалы ризыкны берничек тә алыштыра алмый инде. Ә күрше биналарга барып ашарга вакыт һәрвакыт та җитеп бетми. Чөнки паралар арасында 10-15 минут тәнәфес кенә каралган.

Студентлар пара азагы җитүгә ашау турында уйлый башлый. Ни дисәң дә, “Учеба учебой, а обед по расписанию”. Әмма кайвакыт тоткарланырга да туры килә бит. Югары курс студентлары аптырап тормас, аларның “тәрәзәләре” дә була. Ә менә кечкенә курсларда кайвакыт берничә пара рәттән тора. Аларга нишләргә? Минемчә, соңга калуларның, пара калдыруларның төп сәбәбе шунда да инде. Җитмәсә, коры-сары ашап йөрү сәламәтлек өчен дә файдалы түгел. Шуңа күрә, ашаханәбез барлыкка килсә, бик әйбәт булыр иде дип уйлыйм.

Зилия Хәбибуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.