Журналлар укучыны ничек таба?

Татар журналларының яшәеше хәзерге вакытта нәрсәгә бәйле? Яшьләр өчен кызыклы контент тәкъдим итүгә баш мөхәррирләр нинди карашта? Гомумән, татар журналлары үзләренең актуальлеген югалтмаганмы? Бу сорауларга җавап табар өчен, 15 ноябрь көнне КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе  милли һәм глобаль медиа кафедрасының икенче курс студентлары түгәрәк өстәл оештырды.

Түгәрәк өстәлнең кызу әңгәмәсендә татар журналларының хәзерге заман темпларыннан калышу, яңа аудиторияне җәлеп итү, интернет челтәрләргә чыгу  проблемалары күтәрелде. Сорауларның очына чыгар өчен “Идел”, “Ялкын” һәм “Сабантуй”, “Казан утлары”, “Гаилә һәм мәктәп” җурналларының баш мөхәррирләре чакырылган иде. Аларның һәрберсе журналларына карата фикерләре, алдагы планнары, теләкләре белән уртаклаштылар.

“Без журналыбызның киләчәген өметле күрергә телибез. Ләкин хәзерге балаларның фикер йөртүе бик өметле түгел, өстенлекне алар интернет челтәрләргә бирәләр. Яшьләрне биш секунд эчендә җәлеп итә алмасаң, материалыңны уку мәгънәсез дип юкка әйтмиләр шул: замана бик тиз үзгәрә, информация агымы көчле. Шуңа күрә без кызыклы эчтәлек, матур фоторәсемнәр белән укучының игътибарын арттырырга телибез – ди “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналларының баш мөхәррире Илназ Фазуллин.

“Бүген халыкка мәгълүматны тиз генә вакыт эчендә үзләштерү хас. Күләмле материалларыбыз аркасында “Журналыгыз кызык түгел!” дигән сүзләрне еш ишетәбез. Укучының акылын бер адымга булса да үстерергә, аудиторияне алга сөрергә омтылган журналлар турында мондый сүзләр әйтү дөрес түгел дип саныйм. Акыллы нәшриятне укыр өчен акыллы, уйлый, анализлый белә торган укучы да мөһим. Шуңа күрә, гомумән, фикер йөртүне үзгәртергә кирәк” – дип фаразлый “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ландыш Нәгыймова.

“Үзгәрешләр һәрвакыт кирәк. Журналлар заманнан артта калырга тиеш түгел, аның белән бергә кулга кул тотынышып барырга тиеш. Шуңа күрә без сайт алып барабыз, “Инстаграм”да һәрдаим постлар чыгарабыз. Шунысы начар: бик күп оста яшь язучылар иҗат иткән эшләрен редакциягә җибәрмиләр, ә интернет челтәренә бастырып чыгаралар. Андый күренеш “Вконтакте”, “Инстаграм” шикелле социаль челтәрләрдә еш чагыла. Һичшиксез, фотолар астында матур, креатив язылган хикәяләрне яки шигырьләрне укуы күңелле, әмма бу якның бер кимчелеге бар – автор югалуы. Ә кәгазьдә калган язма – мәңгелек” – дип фикер йөртә “Идел” журналының баш мөхәррире Радик Сабиров.

“Безнең журналны олы кешеләр генә укый дигән сүзләрне колагым хәйран ишеткәли. Мондый фикер белән бик килешеп бетмим: безнең аудиториягә утыз – илле яшьлек укучылар керә. Ә яшьләрне журналга җәлеп итү өчен, бездә балалар, яшь язучылар өчен рубрикалар актив эшләп килә: “Ак җилкән”, “Яңа исемнәр”, “Җәһәт тәнкыйть”. Кызганыч, хәзер язылу иң түбән дәрәҗәдә. Шуңадыр инде, безнең иң зур таяныч булып сайт санала. Журналыбыз татар матбугатында консерватор ролен уйный дип тә санаучылар шактый. Миңа калса, бу консерватизм түгел, ә классика. Әлбәттә, бу классик караш безне төрле кысаларга кертә, чөнки тугры аудиториябезне, аерым катлам ияләрен югалту куркынычы бар” – дип белдерде “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм  Галиуллин.

Түгәрәк өстәл кысаларында көчләп язылу, басмаларда орфографик һәм башка хаталар чыгу проблемалары да күтәрелде. Кайбер фикерләр белән барысы да риза булсалар, кайберләре бәхәсләр тудырды. “Әдәби суд”ның мөһимлеге турында фикерләшү уздырылды. Ахыр чиктә, универсаль журналист, новатор әһәмияте ачыкланды.

Яшьләрне журнал битләрен укуга чакыру ниятен ашырыр өчен, журналлар төрле бәйгеләр белән укучыларны шатландырырга вәгъдә иттеләр:

  • “Идел” – “Идел кызы”
  • “Ялкын” – “Лидерлар”, “Ялкынлы җәй”
  • “Казан утлары” – “Хәзинә”, “Әдәби очерк”, “Мәгариф йолдызлары”

Татарча журналларның киләчәге, аларның үсеш перспективасы әлеге түгәрәк өстәлдә күпме генә тикшерелмәсен, уйлашмасын, сорау ачык булып калды. Әйе, бүгенге көндә, заманнан калышмыйча һәрбер матбугат чарасы яңа идеяләр булдырырга һәм аларны чынга ашырырга тиеш. Шул этапларны узып кына журнал яки газета актуальлеген югалтмас. Ләкин журнал үсешендә байтак урынны аның аудиториясе алып тора. Нинди булыр ул: укырга яраткан, анализлый, уйлый белүчеме, әллә инде сары матбугатка гына караган, үз фикерен белдерә алмаучымы?  Монысын инде вакыт күрсәтер…

 Айзилә Сабирова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.