Чебешләрне көзен саныйлар яки «Яңа татар пьесасы» нинди исемнәр ачар?

6, 7 һәм 8 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә «Яңа татар пьесасы 2017» конкурсы һәм лабораториясенең өченче этабына узган яшь драматургларның пьесаларын уку башлана. Алар арасында КФУ студентлары да бар.
Укулар Камал театры актерлары һәм режиссерлар: Лилия Әхмәтова, Рамил Гәрәев, Әминә Миндиярова, Йосыф Бикчәнтәев һәм Нияз Игъламов белән берлектә үткәрелә. Укуларга керү өчен Камал театрының Вконтакте челтәрендәге официаль төркемендә https://vk.com/topic-2064120_36300053 яки касса телефоны аша: (843) 293-03-74 алдан теркәлү сорала.

Исегезгә төшерәбез: быел «Яңа татар пьесасы» бәйгесе яңа форматта үтте. Аны оештыручылар расында Казан федераль университеты да бар иде. Июнь аенда үткән лаборатория кысаларында анда катнашучылар үз әсәрләрен иҗат итәргә тиеш иде. Җәйге остаханәләрне Мәскәүнең һәм башка шәһәрләрнең танылып килгән яшь популяр драматурглары Юлия Тупикина һәм Евгений Казачков алып бардылар. Шулай аның эшендә театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, рәссам Сергей Скоморохов чыгыш ясадылар. Шулай ук КФУ мөгаллимнәре әдәбият белгече Әлфәт Закирҗанов һәм Миләүшә Хәбетдинова катнаштылар. Инде «чебешләрне санар чак» җитте…

2 comments

Обсуждение закрыто.