Камил Сәгъдәтшин премиясенә кемнәр лаек булды?

Яңа елга аяк басар алдыннан без гадәттә нишлибез? Әлбәттә, йорт-җирләрне җыештырабыз, мул итеп табын әзерлибез һәм, сәгать телләре уникегә якынлашканда үткән елда кылган эш-гамәлләребезгә йомгак ясыйбыз. Яңа ел килеп әле вакыт бар барын, әмма нәтиҗәләр ясый тору һич комачау итмәс. Шулай итеп, 20 декабрь көнне Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбе татар журналистикасы кафедрасы укучыларының җәйге практикаларына нәтиҗә ясалды. Студентлар  2018 елга нинди уңышлар белән керә икән?

Җәйге практикага йомгакны декабрь аенда ясау, укуда, иҗатта уңышка ирешкән студентларга дипломнар тапшыру – инде күптәннән килгән традиция. Әйе, журналистика кафедрасында укучы “чебешләрне” шулай кышын саныйлар. Соңгы елларда исә практика нәтиҗәләре белән таныштыру тантанасында бер үзенчәлек пәйда булды: журналистика факультетының элекке студентлары, яңа буын укучыларына үзләренең премияләрен, бүләкләрен тапшыралар. Мәсәлән, әле быел октябрь аенда гына хәзерге икенче курс студентлары Айсылу Нигмәтҗанова һәм Назлыгөл Мәсәлимова иҗатта ирешкән уңышлары өчен беренче тапкыр журналист, шагыйрә Гөлсинә Галимуллина кулыннан бүләк алдылар. Яңа традицияне “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Камил Шәмгун улы Сәгъдәтшин дәвам итәргә булган.

Чара татар журналистикасы кафедрасы мөдире Гарифуллин Васил Заһит улының чыгышыннан башланып китте. Студентларның җәйге практикаларыннан канәгать калуын белдерде ул. “Кемдер фәннәрне яхшы үзләштерә, кемдер иҗат белән алдыра. Менә шуларның икесен бергә үреп бара белгән, шәхес, гадәттә, әйбәт белгеч була. Бүгенге көндә безнең горурланырлык, “зурлар” журналистикасында өлкәннәр белән бертигез дәрәҗәдә эшли торган студентларыбыз бар” дип горурлануын җиткерде Васил Заһит улы.
Соңрак сүз җәйге практика җитәкчеләре –  Галиева Рәсимә Муллаян кызы, Сабирова Ләйлә Рәшит кызы һәм Зәйни Резеда Локман кызына  бирелде. Һәр өч җитәкче студентларның җәйге практикаларыннан канәгать булуларын әйттеләр, аларга иҗатларында уңышлар теләделәр. Биргән киңәшләре исә аеруча беренче курс студентлары өчен әһәмиятле, чөнки алар киләсе елга җәйге практикаларын тәүге тапкыр узачак.
Йомгаклар ясалгач, чараның тантаналы өлеше башланып китте, иң алдынгы студентларга кафедра дипломнары тапшырылды. Аңа укуны да, иҗатны да бергә үреп баручы Ләйсән Сабирова, Алинә Сысоева, Лилия Әхмәтгалиева,Лилия Туктарова, Алинә Юнысова, Мәрьям Насыйрова, Гөлгенә Гыймадова, Алсу Гайнетдинова, Раил Садретдинов лаек дип табылды.
Ә Камил Сәгъдәтшин татар журналистикасы кафедрасының кайсы студентларын үз бүләгенә лаек дип тапкан икән соң? Интрига ахыргача сакланды. Сорауга җавапны чарада катнашучылар иң соңыннан гына белде. Кафедра дипломнары тапшырылгач, котлау сүзләре әйтелгәч, ниһаять, җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булды. Камил Сәгъдәтшин исемендәге махсус премиягә җәйге практика чорында югары нәтиҗәләргә ирешкән икенче курс студенты Илгиз Шәкүров һәм өченче курста укучы Марсилә Фәхретдинова лаек булды.


“Студентлар белән очрашу, шәхсән минем өчен, зур вакыйга, чөнки яңадан яшьлеккә кайткан сыман булам”, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты журналист бүләк тапшыру барышында. “Безнең белән очрашуга килә торган өлкән яшьтәге журналистлар “Килер бер вакыт, Сез үзегез дә шулай очрашуларга йөри башларсыз” ди торганнар иде. Күңел һич кенә дә моңа ышанмый иде. Менә, ниһаять, шундый көн килеп җитте. Бу аудиториягә карап шатланып куйдым: безнең киләчәгебез бар икән әле. Сезнең арагызда да татар тарихын олылаучы, халкыбызның матур гадәтләрен дәвам итүче һәм шуларның барын да башкаларга оста итеп күрсәтә белүче журналист, язучы, шагыйрьләр чыгар дип ышанам”.

Раилә Вәлиуллина

1 comments

  1. Афәрин, безнең студентлар!!!

    Яхшы репортаж язгансың, Раилә!

Обсуждение закрыто.