Тамчы кадәр Илүзәдә – диңгез кадәр изгелек

“Кызлар, арендасыз концерт заллары бармы ул Казанда?”, “Ә чәчәк бәйләмнәре ясый торган танышларыгыз юкмы?”, “Компьютерда яхшы верстка ясаучы кеше эзли идем…”. Бу сораулар төркемдәшем Илүзә Сәлимованың теленнән бер-ике ай төшмәде. Баксаң, тамчы кадәр Илүзә бик зур, изге гамәлләр планлаштырып йөргән! Бу атнада КФуның IT-лицеенда “Бәхет өләшик” дип исемләнгән хәйрия концерты узды.

Чараның максаты – Татарстанның клиника хастаханәсендә катлаулы авырулардан дәваланучы балаларга ярдәм итү. Казанда яшәүчеләргә чакрымнар гизәсе юк, ә читтән килеп дәваланучыларның хәлләре тагын да авыррак. Бу мәсьәләне хәл итүдә Казанның “Роналд Макдоналд йорты” бушлай гаилә кунакханәсенең роле гаять зур. Бу урын сабыйларга савыгу һәм реабилитацияне уңайлы шартларда – әти-әниләре, якыннары белән бергә кичерергә булыша. “Роналд Макдоналд йорты” һәрдаим оештырылучы хәйрия акцияләре белән дан тота. Бүген аның изге эшләре исемлегендә – меңләгән баланың елмаюлы йөзләре.

Татар журналистикасы кафедрасының 4 курс студенты Илүзәнең бу оешма тарафыннан уздырылган чараларда катнашу, татар эстрадасы йолдызлары белән концертлар оештыру тәҗрибәсе бар. Бу эшчәнлектән канатланып, Илүзәнең күңелендә хыял туган.

  • Бу хыялны мин күптән күзаллап йөрдем. “Роналд Макдоналд йорты”на тәүге тапкыр аяк басып, сабыйларның карашын бер күрү җитте: гамәлгә ашырырга булдым. Аларга бәйрәм ясыйсы килде. Иң зур проблема – арендасыз концерт залы табу иде. Монда да үзебезнең уку йорты коткарды, КФуның IT-лицее директоры Тимербулат Самерханов ярдәмгә килде. Эшләр җайлана башлады, шактый күп партнерлар табылды. Хәйрия юлында йөрүче артистлар да күп икән, концерт программасы бик тиз төзелде. Шулай да иң авыры – эчке борчылулар булгандыр, тамашаны югары дәрәҗәдә уздырасы килде, — дип бүлеште Илүзә.

Концерт программасы, чыннан да, бик бай иде. Чакырылган кунаклар арасында Дәүләт думасы депутаты Ольга Павлова да булды.

  • Бу чарада катнашуыма мин чиксез шат. Оештыручыларга һәм әти-әниләргә рәхмәт белдерәсе килә. Сезнең кайгыртучанлыктан башка балаларга күпкә авыррак булыр иде. Табиблар, дарулар ярдәм итә, сүз дә юк. Ләкин уңай хис-кичерешләр, җылы сүз, мәхәббәт, иҗат – балаларга иң кирәклесе. Безнең регион искиткеч, Президентыбыз да олы йөрәкле, хәйрия кылу каныбызга сеңгән. Бүген бездә “Спорт – чикләрсез” (“Спорт без границ”) дигән проект старт ала. Без балаларны суга сикерү буенча Дөнья чемпионаты ачылу тантанасына тамаша белән хозурланырга һәм спортчылар белән аралашырга чакырабыз, — дип белдерде Ольга Павлова.

Артистлар составы да бик сөендерде. Балаларга үз иҗат җимешләрен Наил Нәбиуллин, ИлГәрәй, Лилия Хәйруллина, Лилия Гыйматдинова, “Ямьле” төркеме, Илгиз Шәйхразиев, Рамил Закиров, Мөнир Рахмаев, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева бүләк итте. Программада шулай ук “Роналд Макдоналд йорты” тарафыннан ярдәм алган, савыгу алучы һәм инде савыгып өлгергән балалар да чыгыш ясады.

  • Мондый хәйрия концертларында без еш катнашабыз. График рөхсәт итсә, без рәхәтләнеп киләбез. Кемгә, ничек, ни өчен – мөһим түгел, иң мөһиме – булдыра алганча ярдәм итү, — диләр Салават Миңнеханов белән Гүзәлем.

Мөнир Рахмаев исә мондый концертларда иң еш катнашучы икән. Аның чыгышы, мөгаен, иң истә калганыдыр. Мөнир сәхнәгә үзе генә түгел, моннан берничә ел элек шушы йортта танышкан, Мөнирнең җырларын тыңлап үскән, аның белән чыгыш ясарга хыялланган Кәрим белән җырлады. Сәхнә шунда ук бию мәйданчыгына әверелде – залдагы нәниләр урыннарыннан торып, рәхәтләнеп күңел ачты.

IT-лицейның директоры Тимербулат Самерханов исә чара турында болай диде:

  • “Роналд Макдоналд йорты” бездән ерак түгел, укучыларыбыз еш кына анда йөри. Илүзә шәхсән миңа мөрәҗәгать иткәч, бик теләп ризалаштым. Соңрак җитәкчелек белән дә килештек. Билгеле, хәйрия чарасы булгач, оештыру бушлай иде. КФуның IT-лицеенда мондый эчтәлектәге чара беренче тапкыр уздырылды. Соңгысы булмас дип өметләнәбез.

Илүзә теләгәненә иреште – концерт чыннан да югары дәрәҗәдә узды. Чара азагында игълан ителгәнчә, программа 40 мең сумнан артык акча җыярга булышкан. Бу сумма “Роналд Макдоналд йорты” бушлай гаилә кунакханәсе хисабына юлланды.

  • Камиллеккә чикләр юк, диләр. Мондый эчтәлектәге проектлар белән шөгыльләнүдә кызыксынуым бик зур. Бу эшчәнлек авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итәргә әзер булган яхшы кешеләр барлыгын исбатлый. Андыйлар ешрак очрасын иде! Ә иң мөһиме – тулысынча савыгу ала алган балалар күбрәк булсын иде! – ди төркемдәшем.

Концерт буе башкарылган эшкә, аның сыйфатына, нәниләрнең шат йөзләренә карап, хәйран калып утырдым! Менә ичмасам, тамчы кадәр Илүзәдә – диңгез кадәр изгелек.

 

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА

2 comments

  1. Оештыру ягыннан бик мәшәкатьле, борчуларга бай эш, әмма чыннан да — изге эш. Илүзә — афәрин!

Обсуждение закрыто.